Югары Осланның интернат-йортында Сабантуй узды

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

8 нче июль көнне Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Сабантуй оештырылды. Профессиональ артистлар социаль хезмәт алучыларны рус һәм татар җырлары, күңелле конкурслар, уеннар һәм спорт ярышлары белән сөендерделәр.

Шулай ук чара кысаларында гаилә парларын һәм интернат-йортның иң актив кешеләрен хөрмәтләделәр. Учреждение директоры Тәнзилә Васильева аларга рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Васильевич Любинны да игътибарсыз калдырмадылар. 89 яшь тулган көне уңаеннан аңа «Казан әниләре» хәйрия оешмасы исеменнән бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International