16 июльдә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге инвалидлар, шулай ук барлык теләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачак. Чара 13.00 сәгатьтә башлана.
Килүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: кастелянша, сакчы, кече тәрбияче, ярдәмче эшче, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы, кухня эшчесе, сату һәм хезмәт күрсәтү офисы белгече, юл эшчесе, слесарь-сантехник һ. б. Әлмәтлеләр шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында булган буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат ала, ярминкәдә катнашучыларның кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, шулай ук хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар мәсьәләләре буенча консультация ала алачаклар. Шулай ук эш эзләүчеләргә мәшгульлек хезмәте тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр турында да сөйләячәкләр.
Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Әлмәт шәһәре, Герцен ур., 86а.
Белешмәләр өчен телефон: (8553) 32-34-95.