«Апрель» үзәге тернәкләнүчеләре юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар

2021 елның 9 июле, җомга

Кече яшьтән үк һәр бала гади юл йөрү кагыйдәләрен белергә һәм юл аша чыкканда аеруча игътибарлы булырга тиеш. Нәкъ менә шуңа күрә 8 июльдә Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында профилактик дәресләр үткәрелде. 

Сюжетлы уен вакытында балалар светофорның ни өчен кирәк булуын һәм нинди төскә юл аша чыгарга яраганын белделәр. Шулай ук балалар светофор формасында аппликация ясадылар. 

Өлкән яшьтәге балалар белән белгечләр юл йөрү кагыйдәләре буенча тематик почмак карадылар һәм «Юл билгеләре» дигән лото уйнадылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International