Югары Ослан районында хезмәт алучылар белән эшләүнең яңа технологиясе сынала

2021 елның 9 июле, җомга

Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында даими рәвештә яңа эш формалары кертергә, социаль хезмәтләр спектрын киңәйтергә омтылалар. 

Хәзерге вакытта учреждениедә «Нейробика – баш мие өчен аэробика» технологиясе сынап карала, аның кысаларында традицион булмаган рәсем ясау, әвәләү, пазллар, мозаика җыю һ. б. техникалар белән шөгыльләнү юлы белән организмның бозылган функцияләрен торгызу буенча индивидуаль дәресләр комплексы үткәрелә. 

Бу тернәкләндерү чараларында социаль хезмәт алучыларга психоэмоциональ ярдәм күрсәтүгә дә зур игътибар бирелә, чөнки өлкән буын гражданнарының тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү халыкка социаль хезмәтләр күрсәтүдә мөһим юнәлеш булып тора. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International