«Яңарыш» үзәгендә арт-терапия элементлары белән чара уздырдылар

2021 елның 9 июле, җомга

9 нчы июль көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә арт-терапия элементлары белән иҗади чара узды. 

Программа барышында яшь катнашучылар җырлар һәм биюләр башкардылар, җәй турында шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, сәхнә этюдлары һәм пантомима күрсәттеләр. Барлык балалар да хәрәкәтле уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар. Биремнәр эмоциональ үз-үзеңне җайлаштыру, коммуникатив-эмоциональ яктан сыгылмалы булу күнекмәләрен, хисләрне җиткерә белүне үстерүгә юнәлдерелгән иде. 

Чара ахырында барлык теләүчеләр асфальтта рәсем ясау конкурсында катнаша алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International