«Кояшкай» үзәгендә тәрбияләнүчеләр хайваннар белән аралашты

2021 елның 9 июле, җомга

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен Р. С. Хәмәдиев исемендәге «Тулпар» ат спорты мәктәбе тренеры Р. А. Панферов «Спорт атын карау» дигән мастер-класс үткәрде. 

Башта тренер куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрде, атларны ничек карарга кирәклеген күрсәтте. Аннан барлык теләүчеләр атларны карадылар, аларны ашаттылар. Шулай ук социаль хезмәт алучылар кечкенә атларда йөреп карадылар. Балалар хайваннар белән аралашудан бик канәгать калдылар, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. 

Бүгенге мастер-класс интеллект үзенчәлекләре булган кешеләр өчен чын-чынлап инклюзив дөнья булдыруга юнәлтелгән Махсус Олимпиада кысаларында оештырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International