Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында шәфкать туташы Екатерина Мунина гарденотерапия буенча дәрес үткәрде. Анда 12 социаль хезмәт алучы катнашты.
Белгеч өлкән яшьтәге тернәкләнүчеләрне хезмәт терапиясенең нәтиҗәле юнәлешләренең берсе белән таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, гарденотерапиянең төрле методларын куллану физик хезмәт күнекмәләрен сакларга, кәефне һәм гомуми халәтне яхшыртырга ярдәм итә. Чараның практик өлешендә, декоратив үсемлекләр күчереп утыртканда, социаль хезмәт алучыларга аларның туганнары да кушылды һәм зур булмаган җирне төзекләндерүдә һәм яшелләндерүдә ярдәм күрсәттеләр.
Саф һавада булу, үсемлекләр белән булышу, уртак хезмәт һәм аралашу катнашучыларга башкарылган эштән ләззәт алырга мөмкинлек бирде.