«Чишмәләр» ансамбле Җәлил интернат-йортында кунакта

2021 елның 9 июле, җомга

Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Чишмәләр» ансамбле волонтерлары бәйрәм концерты оештырдылар. Мәдәни оештыручы Илгизә Сәлахова җитәкчелегендә кунаклар социаль хезмәт алучыларга матур бәйрәм бүләк иттеләр. 

Интернат-йортта яшәүчеләр җырлар, такмаклар һәм дәртле биюләр белән сокланып кына калмыйча, иҗади мастер-классларда да катнаштылар. Үз куллары белән ясалган чәчәкләрне һәм открыткаларны алар интернат-йортта яшәүче гаилә парларына бүләк иттеләр. 

Чарада барлыгы 62 кеше катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International