«Теплый дом» социаль приютында бәйрәм чарасы үткәрделәр

2021 елның 9 июле, җомга

Кичә Чүпрәле районында урнашкан «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче 26 бала Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чарада катнашты. 

Атна буе тәрбияче Екатерина Журавлева һәм педагог-психолог Гөлназ Ханбикова җитәкчелегендә балалар бу вакыйгага әзерләнделәр һәм аны түземсезлек белән көттеләр. Чарада балалар гаилә, әни, дуслык һәм мәхәббәт турында шигырьләр сөйләделәр һәм җырлар башкардылар, биеделәр. Иҗади номерлар күңел ачу һәм танып-белү бәйгеләре һәм уеннар белән чиратлашып барды. 

Чара гаилә гимнын башкару белән тәмамланды. Приютта тәрбияләнүчеләр бик күп уңай эмоцияләр алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International