Тукай районындагы бер гаилә бриллиант туен билгеләп үтте

2021 елның 9 июле, җомга

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, ГХАТ бүлеге һәм Теләнче-Тамак авыл җирлеге вәкилләре белән берлектә, Мөддамир Закир улы Вәлиев һәм Марсилия Госман кызы Вәлиуллина гаиләсендә кунакта булдылар. Алар инде алтмыш ел бергә гомер итәләр, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, хәзер оныклары һәм оныкчыклары уңышларына сөенеп яшиләр. 

ГХАТ бүлеге белгече Энҗе Хафизова бриллиант туйны теркәде һәм район башлыгы исеменнән котлау хатын тапшырды. Мөддамир Закир улын һәм Марсилия Госман кызын «Шәфкать» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлнур Исмәгыйлева, авыл җирлеге башлыгы урынбасары Лилия Кәлимуллина да котладылар. 

Өлкәннәр кунакларга бик теләп беренче очрашулары тарихын сөйләделәр, гаилә тормышы һәм балаларны тәрбияләү серләре белән уртаклаштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International