«Яңарыш» үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

8 июль көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тематик көн узды. Чарада 33 тернәкләнүче катнашты. 

Көн сюрпризлар һәм бүләкләргә бай иде. Балалар стенгазета һәм рәсемнәр белән бүлмәләрне бәйрәмчә бизәделәр. Аларга бу бәйрәменең килеп чыгу тарихы турында сөйләделәр, балалар гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, кызыклы һәм мавыктыргыч ярышларда актив катнаштылар. Бу көнне әти-әниләр дә бүләксез калмады. Балалар алар өчен бүләк-ромашкалар әзерләделәр. 

Мондый чаралар балаларда гаилә кыйммәтләре һәм өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International