«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә спорт-сәламәтләндерү чарасы уздырылды

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрүгә әзерлек кысаларында бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә спорт-сәламәтләндерү чарасы узды. Анда 10 социаль хезмәт алучы катнашты.

Очрашу башында белгечләр барлык катнашучыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котладылар, сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек теләделәр. Чара эстафета формасында узды. Социаль хезмәт алучылар бер-берсенә ярдәм итеп, төрле иҗади һәм спорт биремнәрен бик теләп башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International