Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фондының «Ата-ана булу бәхете» дигән социаль проектын тормышка ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Бер сәгатькә бала караучы» дигән кыска вакыт тору төркеме эшли. Ул яшь әниләргә, проектта катнашучыларга, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны квалификацияле белгеч күзәтүе астында, махсуслаштырылган уен бүлмәсендә билгеле бер вакытка калдыру мөмкинлеге бирә.
Балалар белән эшләгәндә төрле инновацион технологияләр гамәлгә ашырыла. Проектны тормышка ашыру барышында төркемгә 42 бала килгән.
7 июль көнне «Бер сәгатькә бала караучы» төркемендә уен дәресе узды, анда бала кызыксыну белән «Манара» өстәл уены уйнады, сәнгать иҗаты белән шөгыльләнде. «Кошны ашат» дидактик уены баланың сенсор осталыгын һәм вак моториканы үстерде. Дәрес баланың шәхесен үстерүгә, аңа күңел ачырга һәм вакытны файдалы итеп үткәрергә ярдәм итте.