Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Венера Якупова «Барлык эшләр дә яхшы, үзеңә ошаганын сайла!» дигән дәрес үткәрде. Чара уен элементлары белән әңгәмә формасында үтте.
Укучылар «Өстәмә билгеләр буенча һөнәрне танып бел» дигән мавыктыргыч уен уйнадылар, эшче кешенең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген билгеләделәр, тәкъдим ителгән хәрефкә һөнәрләр атадылар. Шулай ук приютта тәрбияләнүчеләр төрле һөнәр вәкилләре турында презентация карадылар, теге яки бу тармак белгечләренең нәрсә белән шөгыльләнүләре турында сөйләделәр.
Әңгәмә һәм уеннардан соң балалар киләчәктә кем булырга теләве, нинди һөнәр аларны барыннан да күбрәк җәлеп итүе турында сөйләделәр.
«Һөнәр сайлау – тормышта катлаулы һәм җаваплы адым. Сезнең киләчәк язмышыгыз һәм уңышыгыз аңа бәйле», – дип нәтиҗә ясады Венера Якупова.