Деменцияне профилактикалау ысулы буларак изотерапия

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

Деменцияне кисәтү максатыннан Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары белән эшләүдә арт-терапия юнәлешләренең берсе – изотерапия уңышлы кулланыла. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен бу менталь функцияләрне торгызу һәм тормышка карата кызыксыну уяту ысулы. 

«Җәйне табигатькә карап ясыйбыз» дигән темага чираттагы дәрес саф һавада узды. Аны психолог Наталья Самаркина үткәрде. Учреждение территориясендә җәйге матурлык хөкем сөрә, һәркайда табигать тавышлары һәм исләре. Мондый мохит иҗади дәрескә аерым бер кәеф өсти, әйләнә-тирә дөньяга башкача карарга мөмкинлек бирә. 

Дәрестә өлкән кешеләр буяулар ярдәмендә җәйгә үзләренең мөнәсәбәтләрен белдерделәр. Рәсемнәр, бу ел фасылы кебек үк, бик матур килеп чыкты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International