Бүген Баулы районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге төркемдә чираттагы дәрес уздырдылар. Катнашучыларны кайчы һәм кәгазь белән эшләргә өйрәттеләр.
Кайчы белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасын кабатлаганнан соң, социаль хезмәт алучылар эшкә кереште. Дәрес барышында алар кәгазьдән геометрик фигуралар, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кистеләр. Мондый чаралар кулларның вак моторикасын үстерергә булыша, хәрәкәтләрне координацияләүне яхшырта, фикерләүне үстерүгә ярдәм итә.
Эш тәмамлангач, катнашучылар бер-берсен мактадылар. Очрашу шундый уңай эмоциональ кәеф белән тәмамланды.