«Асылташ» приютында тәрбияләнүчеләр киләчәк һөнәрләре турында белделәр

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

Тәрбияләнүчеләрнең һөнәрләр турында белемнәрен киңәйтү максатыннан 6 июль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр \ өчен социаль приютында «Киләчәк һөнәрләре» дип исемләнгән чара үткәрелде. 

Тәрбияче Оксана Данилова балаларга хезмәт базарында ихтыяҗ булган яңа перспективалы һөнәрләр турында сөйләде. Балалар киләчәк белгечләре – беспилотниклар операторлары, космобиологлар, ген инженерлары, «акыллы юллар» төзүчеләре һәм метеоэнергетиклар кемнәр һәм аларның нәрсә белән шөгыльләнүләрен белделәр. Алынган мәгълүмат тәрбияләнүчеләргә тиз үзгәрә торган һөнәрләр дөньясында яхшырак ориентлашырга ярдәм итәчәк. 

Чара дәрес темасына рәсем конкурсы белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International