Эш бирүчеләр татарстанлыларга 56 614 вакантлы эш урыны тәкъдим итә

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

2021 елның 7 июленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 19 780 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 334 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,98 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 56 614 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 4 059 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,35 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 516 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 11 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International