Юлларда балаларның иминлеге: Мамадыш районында акция оештырдылар

2021 елның 6 июле, сишәмбе

1 нче июль көнне Мамадыш районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм «Салават күпере» отряды волонтерлары «Кагыйдәләр турында искә төшерәбез, ә юлда аларны үтибез» дигән акция оештырдылар.

Социаль хезмәт алучы балалар белән юл йөрү кагыйдәләре турында таныштыру әңгәмәләре үткәрделәр, юл билгеләренең нәрсә аңлатканын өйрәнделәр. Балалар катнашында юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлдерелгән чара Балачак унъеллыгының төбәк планын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International