Театральләштерелгән уеннар баланың шәхси мөмкинлекләрен һәм аның үз-үзен күрсәтү һәм үстерүгә булган ихтыяҗларын тормышка ашырырга, балаларның иҗади потенциалын ачарга ярдәм итә. Нәкъ менә шуңа күрә балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда даими рәвештә театральләштерелгән уен элементлары белән дәресләр үткәрелә.
Психологик театр» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында кичә «Алексеевск районының «Кайгырту» приютында «Кичерешләр, кәеф, хисләр» дигән темага дәрес үткәрделәр. Анда 13 мәктәпкәчә яшьтәге бала катнашты.
Тәрбияче Наталья Королева балаларга эмоцияләрнең нәрсә икәнен аңлатты, бергәләп кеше кичерә ала торган төрле хис-тойгыларны карадылар, хис-тойгыларны мимика белән күрсәтергә өйрәнделәр, үзләренең һәм башкаларның хис-тойгыларын билгеләделәр. Практик өлештә тәрбияләнүчеләр сулыш гимнастикасы һәм «Әфлисун» күнегүләре ярдәмендә кичерешләрне яшәргә өйрәнделәр.