Алабуга интернат-йортында яшәүчеләр онлайн- һәм офлайн-турнирларда катнашалар

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты һәм Мәскәү шәһәренең 23 нче психоневрология интернаты арасында бик кызыклы һәм мавыктыргыч шахмат буенча онлайн-турнир узды. Катнашучылар ике партия уйнады, алабугалылар Геннадий Щукин һәм Анатолий Беланов өстенлек алды.

Өлкәннәр онлайн-очрашуда беренче тапкыр катнаштылар. Турнирда җиңү аларның үз мөмкинлекләренә ышанычын ныгытты, күнекмәләрне камилләштерү өчен көчле мотивация бирде. Алга таба дистанцион шахмат һәм шашка уеннарын ешрак үткәрергә ниятлиләр.

Онлайн-турнирлардан тыш, Алабуга интернат-йорты карамагындагылар ярышларда офлайн да бик теләп катнашалар. Әйтик, июнь ахырында учреждение спортчылары ТР социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәт алучылар арасында республика шахмат-шашка турнирында катнаштылар. Команда зачетында алабугалылар Валерия Камилова һәм Владимир Кормильцев дүртенче урынны яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International