Бүген Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Нәрсә ул дуслык?» темасына әңгәмә булды. Чараны тәрбияче Наталья Королева үткәрде. Дәрес барышында ул балаларның дуслыкны ничек аңлауларын, әйләнә-тирәдәгеләргә ничек карауларын ачыкларга, шулай ук тәрбияләнүчеләрдә бер-берсенә карата дустанә мөнәсәбәтләр формалаштырырга тырышты.
Әңгәмә әкият герое Шапокляк шалтыратуыннан башланды. Тәрбияләнүчеләр кунакка дуслыкның нәрсә икәнлеге турында сөйләделәр, һәр бала үзенең дуслары белән нинди уеннар уйнаулары белән уртаклашты. Шулай ук балаларга төрле күмәк уеннар тәкъдим ителде.
Әңгәмәдән соң балалар «Крошка Енот» мультфильмын карадылар.