Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хәрәкәтләрне координацияләүне һәм кулларның вак моторикасын яхшырту максатыннан социаль хезмәт алучылар белән бармак гимнастикасы даими үткәрелә.
Гади массаж алымнарын һәм күнегүләрне башкару уңай нәтиҗә бирә, өлкәннәрнең игътибарын уңай тән хисләренә юнәлдерә һәм тынычландыра.
Асылда, бармак гимнастикасы – ул куллар, ә кайчагында аяклар өчен дә массаж һәм гимнастика. Дәресләр интернат-йортта индивидуаль һәм төркемле формада үткәрелә. Мондый хәрәкәтчән активлык өлкәннәрнең хәтерен һәм игътибарын ныгыта, организмның картаюына каршы көрәшергә ярдәм итә, социаль хезмәт алучыларга яхшы кәеф бүләк итә.