Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәт өлкәсендәге системалы чараларны тормышка ашыру кысаларында, коррупциягә каршы тору милли планы нигезендә, Министрлыкның Республика ресурс үзәгендә 24-25 июньдә социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләрен укыту оештырылды.
«Коррупцион күренешләргә каршы тору» программасының максаты – курс тыңлаучыларында коррупциягә каршы аң, шулай ук коррупцион хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау өчен кирәкле компетенцияләрне формалаштыру.
Дәрес барышында коррупцион күренешләргә каршы торуның норматив-хокукый нигезләре һәм коррупциягә каршы тору буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре өйрәнелде, шул исәптән Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәте мәсьәләләре каралды, «мәнфәгатьләр конфликты» төшенчәсе, шулай ук коррупцион хокук бозулар өчен административ җаваплылык һәм коррупцион юнәлештәге җинаятьләр өчен җинаять җаваплылыгы мәсьәләләре каралды.
Укытучылар коррупцияне профилактикалау мәсьәләләре өлкәсендә кирәкле тәҗрибәгә һәм гамәли күнекмәләргә ия булган җәмәгатьчелек вәкилләре иде.
Укуларда 42 белгеч катнашты. Аларның барысы да квалификация күтәрү турында таныклыклар алдылар.