«Шатлык» үзәгендә инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү хезмәте эшли

2021 елның 29 июне, сишәмбе

Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды ярдәмендә «Үсешләрендә күп төрле тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм һәм тернәкләндерү хезмәте» проектын тормышка ашыру дәвам итә. 

Хезмәтнең максаты булып гаилә тәрбиясе шартларында балаларның мөмкин кадәр булган үсешен тәэмин итү һәм аларны тернәкләндерү буенча балалы гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм күрсәтү, гаиләләрнең ресурс потенциалын һәм социаль-тернәкләндерү компетенциясен ныгыту тора. 

Көн саен проект кысаларында учреждение педагоглары һәм психологлары тарафыннан максатчан төркем гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Эшнең төп юнәлеше – кыска вакыт тору төркемендә тәрбия буенча дәресләр үткәрү. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International