Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр спорт төрләре турында презентация карадылар. Чараның максаты спортның кеше сәламәтлегенә йогынтысын өйрәнү иде, аны тәрбияче Марина Анисимова оештырды.
Әлеге чарада мәктәп яшендәге тугыз бала катнашты. Балалар җәмгыять һәм һәр кеше тормышында спорт һәм физик культура әһәмияте турында белделәр. Тәрбияче «Динамо» һәм «Спартак» спорт командаларының оешу тарихы һәм казанышлары турында сөйләде.
Аннары тәрбияләнүчеләр сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә тыңладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр һәм дәрес темасы буенча рәсемнәр ясадылар.
Балалар спорт белән җитди мавыккан кешенең начар гадәтләргә вакыты калмавын, ул үз вакытын планлаштыра белүен аңладылар.