Район прокуроры Арча интернат-йортында гражданнарны кабул итте

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

28 июньдә Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Арча муниципаль районы прокуроры Фәнис Шәйхаттаров гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

Социаль хезмәтләр алучылар да, учреждение хезмәткәрләре дә кызыксындыручы мәсьәләләр буенча район прокуроры белән очраша алды. Барлык сорауларга да гражданнар тулы җаваплар алдылар.

Гражданнарны кабул иткәннән соң Фәнис Шәйхаттаров интернат-йортның хезмәт коллективы алдында гамәлдәге законнар буенча аңлатмалар белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International