Террорчылык – җәмгыятькә янау: «Шәфкать» үзәгендә профилактик чара узды

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә террорчылыкны кисәтү буенча «Террорчылык – җәмгыятькә янау» дигән чара узды. Дәреснең максаты гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү, экстремаль шартларда дөрес карарлар кабул итү күнекмәләрен үстерү иде.

«Шартлаткыч җайланмаларга охшаган предметка тап булганда гамәлләр» видеофильмын караганнан соң, тәрбияләнүчеләр мондый гадәттән тыш хәл очрагында үз-үзеңне тоту тәртибен анализладылар. Шулай ук чарада катнашучылар дәрес темасы буенча тест биремнәрен үтәделәр.

Дәрес ахырында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International