«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлек өчен файдалы дәрес уздырдылар

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль хезмәт алучылары «Күзләр өчен күнегүләр» дигән чарада катнаштылар.

Белгеч реабилитантларга график сурәтләр ярдәмендә күрү-мотор координациясе һәм аның өлкән яшьтәге кешеләр өчен файдасы турында сөйләде. Социаль хезмәтләр алучыларга күнегүләр белән бланклар тәкъдим ителде, бу күнегүләр баш мие эшчәнлеген активлаштыра, күзләр мускулларына уңай йогынты ясый, шулай ук «күзләр-кул» системасы эшен координацияләргә мөмкинлек бирә.

Чарада биш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International