«Яңарыш» үзәгендә тернәкләнүчеләр Махсус Олимпиада программалары буенча шөгыльләнә

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тематик маҗаралар көне узды. Чара «FIT 5 – яхшы физик форма» Махсус Олимпиада программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

Көн «Кояш, һава һәм су – безнең иң яхшы дусларыбыз» дип аталган спорт минутыннан башланды. Аннан соң балалар әти-әниләре белән бергә хәзинә эзләргә киттеләр. Эзләү барышында алар табышмакларга җавап бирделәр, мәкальләр искә төшерделәр, сәламәт яшәү рәвеше турында викторина сорауларына җавап бирделәр, спорт эстафеталарында катнаштылар. Тәрбияләнүчеләр кешенең иң мөһим хәзинәсе – сәламәтлек, дигән нәтиҗә ясадылар.

Көн волейбол буенча дусларча матч белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International