Арча интернат-йортында милли бәйрәм билгеләп үттеләр

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Сабантуй бәйрәме узды. Район мәдәният йортыннан артист-волонтерлар интернат-йорт хезмәткәрләре белән берлектә күңелле бәйрәм әзерләделәр.

Бәйрәмнең кунаклары «Киләчәккә ышаныч белән» Хәйрия фонды вәкилләре булды, алар яшәүчеләргә төрле бүләкләр, шулай ук сый-нигъмәтләр алып килделәр.

Социаль хезмәт алучылар төрле уеннарда актив катнаштылар, бу аларның эмоциональ халәтен яхшыртырга һәм кәефне күтәрергә ярдәм итте. Сабантуйдан соң бәйрәм кунаклары һәм яшәүчеләр саф һавада кайнар коймак һәм тәм-томнар белән чәй эчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International