«Астра» тернәкләндерү үзәгендә яңа технология уңышлы тормышка ашырыла

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

Агымдагы елның мартында Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Үсешләрендә авыр һәм күп төрле тайпылышлар булган балаларга социаль-педагогик ярдәм күрсәтү» технологиясе эшләнгән. Ул балаларга мөстәкыйльлек, бәйсезлек һәм социаль адаптация күнекмәләрен булдыруда квалификацияле ярдәм күрсәтү максатыннан иң нәтиҗәле методикаларны берләштерергә омтылыш булып тора.

Куелган бурычларны хәл итү өчен өч юнәлеш буенча эш оештырыла: коррекция һәм мәгълүмати-агарту юнәлешләре, гаиләгә психологик ярдәм.

Балалар белән коррекция эшенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен комплекслы алым кулланыла, коррекция бер төркем белгечләр тарафыннан гамәлгә ашырыла: психолог, дефектолог, логопед, М. Монтессори методикасы буенча эшләүче педагог, музыка буенча педагог, хезмәт буенча инструктор, социаль-көнкүреш ориентлашуы буенча педагог, дәвалау физик культурасы инструкторы, медицина персоналы һәм ата-аналар. Индивидуаль һәм төркемле дәресләр һәр баланың үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәрелә.

Тернәкләнү чорында бала комплекслы коррекция ярдәме ала, ә ата-аналар – билгеле бер белемнәр, күнекмәләр, шулай ук үз балаларын өй шартларында үстерү һәм тәрбияләү өчен белгечләрнең конкрет киңәшләрен ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International