Министрлык 9 май бәйрәме яллары хакында хәбәр итә

2013 елның 8 мае, чәршәмбе
Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең  күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
 РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 9 май – Җиңү Көне эшләми торган ял көне булып санала.
Хезмәткәрләр тарафыннан ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ куллану максатларыннан чыгып, РФ Хөкүмәтенең 2012 нче елның 15 нче октябреннән 1048 нче номерлы  “2013 нче елда ял көннәрен күчерү турында”гы карарына нигезләнеп, 2013 нче елда түбәндәге ял көннәре күчерелә:
25 нче февраль, дүшәмбедән  - 10 нчы май, җомгага.
Шулай итеп, эш атнасын  биш көнлек дип караганда, 2013 нче елда  9, 10, 11, 12 нче май ял көне булып исәпләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International