Республика шахмат-шашка турниры җиңүчеләре билгеле булды

2021 елның 25 июне, җомга

Бүген Казанда «Фианкетто» клубында ТР социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә хезмәт алучылар арасында V Республика шахмат-шашка турниры узды. Чараны оештыручы – Министрлыкның Республика ресурс үзәге.

Ярышларда катнашучыларны ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин сәламләде. Ул барысына да лаеклы көндәшләр һәм кызыклы уен теләде.

Чара елдан-ел яңа катнашучыларны җәлеп итә. Быел ярышларда 15 учреждениедән 30 кеше катнашты. Шунысы куанычлы, күп кенә спортчылар турнирда инде беренче ел гына катнашмый.

Судьялар ярышларны халыкара кагыйдәләргә тулысынча туры китереп үткәрүне тәэмин иттеләр һәм үзләренең һөнәри осталыклары өчен катнашучылар, оештыручылар һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре вәкилләре тарафыннан күп кенә яхшы сүзләргә лаек булдылар.

Җиде тур нәтиҗәләре буенча турнир җиңүчеләре һәм призерлары билгеләнде.

Шахмат буенча шәхси зачетта:

1 урын – К. С. Немирский, Алабуга ПНИ;

2 урын – Н. Г. Крестелев, Әлки картлар һәм инвалидлар интернат-йорты;

3 урын – Ю. Ф. Воронков, Тәтеш картлар һәм инвалидлар интернат-йорты.

Шашка буенча шәхси зачетта:

1 урын – М. Х. Нәбиев, Чистай ПНИ;

2 урын – Р. Г. Гатауллин, Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йорты;

3 урын – Р. З. Ганиев, Алабуга ПНИ.

В командном зачете:

1 урын – Алабуга ПНИ;

2 урын – Тәтеш картлар һәм инвалидлар интернат-йорты;

3 урын – Яшел Үзән ПНИ.

Турнир бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Җиңүчеләргә кубоклар, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International