Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова һәм «Игелек буыны» отряды волонтерлары «Наркотикларга юк!» акциясе уздырдылар.
Чараның максатлары: наркотик матдәләргә тискәре караш формалаштыру, наркоманиягә һәм психотроп матдәләр куллануга түземсезлекне арттыру. Акциядә Кама Аланында яшәүче яшүсмерләр һәм балалар белән ата-аналар катнашты.
Акцияне үткәрү өчен белгеч һәм волонтерлар алдан ук психоактив матдәләрнең зыяны турында белешмәлекләр әзерләделәр. Әңгәмә барышында алар ПАМ куллануга җәлеп ителү куркынычы факторлары, наркоҗинаятьчеләрнең тозаклары турында сөйләделәр, наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше өчен җәза турында искәрттеләр.
Акция барышында барлыгы 26 белешмәлек таратылды.