Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә кинезиотерапия ысулы уңышлы кулланыла. Ул билгеле бер хәрәкәт күнегүләре аша акыл сәләтен һәм физик сәламәтлекне үстерүне күздә тота.
Дәресләрне укытучы-дефектолог Ольга Анкудинова һәм педагог-психолог Анна Ахунова үткәрә. Оригиналь күнегүләр һәм уеннар системасы балаларның физик һәм психик сыйфатын үстерергә, аларның үсешендә тайпылышларны кисәтергә ярдәм итә. Нәтиҗәдә, балаларда эмоциональ иминлек дәрәҗәсе күтәрелә, күрү-мотор координациясе яхшыра, киңлектә ориентлаша белү осталыгы формалаша.