«Комби - St2» категориясендә исә Мэр Кубогы туган шәһәрдә калды. Аны Яр чаллыда калдыру өчен иң күп көч түккән пар - STS бию клубы укучылары, Азия һәм Дөнья Кубогы ияләре, Россиянең җыелма командасы әгъзалары Виталий Морозов и Гөлназ Акбашева булдылар.
Сүз уңаеннан, шуны да әйтергә кирәк, әлеге пар 3-5 май көннәрендә коляскаларда бию буенча “Германиянең ачык чемпионаты” халыкара турнирыннан алтын медаль яулап кайткан иде.