«Наз» үзәге хезмәт алучылары хезмәт остаханәсендә булдылар

2021 елның 25 июне, җомга

Аксубай районында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә хезмәт алучылар Андрей Бикмуллинның хезмәт остаханәсендә булдылар.

Андрей Евгеньевич – рәссам, скульптор, ул хайваннарның, әкият геройларының агач скульптураларын ясый. Ул бик теләп кунаклар белән үзе белгәннәре белән уртаклашты, агач эшкәртү үзенчәлекләре турында сөйләде, үз инструментларын күрсәтте һәм аларның билгеләнешен аңлатты.

Куркынычсызлык техникасы буенча инструктаждан соң Андрей Бикмуллин агач касә ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Параллель рәвештә столяр коралларын үзләштерү барды. Мастер уйланылган конструкциянең детальләрен, эш алымнарын, шулай ук әзер эшләнмәләрне күрсәтте.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хезмәт остаханәсендә социаль хезмәт алучылар кул хезмәте күнекмәләрен, вак моториканы үстерәләр. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен практика кызыклы һәм кирәкле булып тора. Ул үзеңне көнкүрештә файдалы итеп тою һәм хәтта яңа һөнәр сайлау мөмкинлеген дә бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International