24 июнь көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Без юлларда иминлек өчен» дигән танып-белү дәресе узды. Ул балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлтелгән иде.
Кызыклы уеннар һәм конкурслар, шигырьләр һәм табышмаклар балаларга юлларда, җәмәгать транспортында, юл аркылы чыгу урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгытырга ярдәм итте. «Светофор утлары», «Җир асты чыгу юлы», «Җәмәгать транспорты тукталышы» дигән күңелле эстафеталарда катнашып, балалар үзләренең белемнәрен һәм алган күнекмәләрен күрсәттеләр.
Дәрес светофор янына экскурсия белән тәмамланды. Барлык катнашучылар да юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белешмәлекләр алдылар.