Шушы көннәрдә Мөслим картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының карау буенча персоналы һәм медицина хезмәткәрләре район хастаханәсенең табиб-гериатры К. Р. Хәлиуллин белән очраштылар.
Камил Рамил улы үз чыгышында өлкән кешеләрнең сәламәтлеген, аларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, саклауга һәм ныгытуга, шулай ук аларның тормыш сыйфатын яхшыртуга, дәвалау һәм дөрес карау стратегиясен билгеләргә кирәклеген билгеләп үтте. Гериатр «Өлкән яшьтәге гражданнарны карау» дигән лекция укыды, интернат-йорт хезмәткәрләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирде, һәр конкрет очрак буенча киңәшләр бирде һәм табибның уңышы грамоталылыктан гына түгел, пациент белән аралаша белүеннән дә гыйбарәт булуын билгеләп үтте.