Кичә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре каникуллар вакытында балигъ булмаганнарның мәшгульлеген оештыру эше һәм «Шәхеснең үз-үзен оештыру чарасы буларак ишегалды уеннары» дигән технология кысаларында мавыктыргыч чара оештырдылар. 3 нче номерлы участокта, саф һавада, «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән чара узды.
Балалар рәхәтләнеп аралаштылар, туп белән уеннар уйнадылар, саф һавада уйный торган яңа уеннар турында белделәр.
Чара ахырында белгечләр балаларга җәйге каникуллар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерделәр һәм балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә өндәделәр.