«Исток-Башлангыч» үзәге өлкән яшьтәге гражданнарның активлыгын саклау буенча технология тормышка ашыра

2021 елның 25 июне, җомга

«Физик активлык аша акыл эшчәнлеген яхшырту» технологиясен тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе шәфкать туташы Альбина Дәүләтшина кулларның вак моторикасын торгызуга юнәлдерелгән дәрес үткәрде.

Технологиянең максаты – өлкән яшьтә һәм картлыкта физик һәм интеллектуаль активлыкны, гражданнарның психосоматик халәтенең актуаль дәрәҗәсен саклап калу. Технология физик һәм интеллектуаль күнегүләрдән торган комплекс булып тора. Дәресләр барышында шулай ук махсус күнегүләр җайланмалары кулланыла.

Вак моториканы торгызу һәм саклап калу бөтен үзәк нерв системасының эшчәнлегенә уңай тәэсир итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International