Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 24 июнь көнне Өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбендә төркемле дәрес узды.
Дәрестә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм авыруга ничек тиешле тәрбия бирүне һәм карау процессын җиңеләйтүне практикада күрсәттеләр. Социаль хезмәткәрләр, аз хәрәкәтләнүче һәм урын өстендәге гражданнарның туганнары теоретик нигезләр турында белделәр һәм гомуми тәрбия бирү буенча гамәли күнекмәләрне, ашату, киендерү һәм чишендерү кагыйдәләрен, урын-җир уңайлыгын саклау принципларын үзләштерделәр.