Министрлыкта террорчылыкка каршы өйрәнүләр узды

2021 елның 25 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында террорчылык һәм экстремизмга каршы тору буенча өйрәнүләр узды. Чарада ведомствоның барлык хезмәткәрләре, сак хезмәте катнашты.

Өйрәнүләр барышында объектка агрессив, шул исәптән кораллы гражданин үтеп керү очрагындагы гамәлләр эшләнелде, шулай ук хезмәткәрләрне бинадан эвакуацияләү үткәрелде.

Министрлык җитәкчелеге бәяләвенчә, өйрәнүләрнең максатлары һәм бурычлары ирешелде. Өйрәнүләр кысаларында үткәрелгән чаралар террорлык акты нәтиҗәләрен бетерүдә һәм минимальләштерүдә дәүләт хакимияте органы эшчәнлеген камилләштерү буенча өстәмә чаралар башкарырга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International