Биектау районында «Ата-ана булу бәхете» проекты буенча эш тәҗрибәсен гомумиләштерәләр

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фондының «Ата-ана булу бәхете» проекты буенча эш тәҗрибәсен тарату кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге бастыруга «Яңа туган балалардан баш тарту профилактикасы буенча нәтиҗәле практикалар» дигән җыентык әзерләгән.

Җыентык ике бүлектән тора. Беренче бүлектә «Ата-ана булу бәхете» социаль проектының норматив-методик тәэмин ителеше тәкъдим ителгән. Бу документлар йөкле һәм яңа туган балалары булган хатын-кызларга ярдәм итү буенча чараларны уңышлы гамәлгә ашыруны тәэмин итүче шартлар булдыруга юнәлдерелгән.

Җыентыкның икенче бүлегендә нәтиҗәле практикалар тәкъдим ителә: яңа туган сабыйлардан баш тарту куркынычын киметүгә юнәлдерелгән технологияләр, программалар, тренинглар.

«Йөкле хатыннарга психологик ярдәм күрсәтү: ана булудан баш тарту турында карарларны профилактикалау, аңлы ата-ана позициясен формалаштыру» программасы яңа социаль рольне кабул итүдә хатын-кызга психологик ярдәм күрсәтүгә, йөкле хатын-кызның эмоциональ торышын тотрыкландыруга ярдәм итүгә, шулай ук бала һәм ана булу кыйммәтен күтәрүгә ярдәм итү өчен йөкле хатын-кызларның кыйммәтле-мәгънәле ориентация системасын эшләүгә юнәлдерелгән.

Проектны тормышка ашыру барышында әлеге программа буенча районның хатын-кызлар консультацияләре базасында 96 йөкле хатын-кыз укулар узды.

Йөкле хатын-кызларга, яңа туган балалары булган хатын-кызларга ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү программасы кризистан чыгуны, системалы күзәтүне, стресс хәлләрен бетерүне, хатын-кызларга һәм аның тирә-юненә психологик, консультацион ярдәм күрсәтүне күздә тота.

Учреждение дәрәҗәсендә яңа туган балалардан баш тарту профилактикасы буенча реаль практиканы гомумиләштерү бу юнәлештә эшне алга таба камилләштерүгә һәм нәтиҗәлелекне арттыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International