«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә Сабантуй узды

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Сабантуй бәйрәме узды. Ул Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.

Үзәк белгечләре матур тамаша әзерләгәннәр иде, аның барышында кунакларга милли татар костюмы, уеннары һәм гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Барлык балалар һәм ата-аналар Сабантуйның халык уеннарында, шулай ук «Яшь атлет» Махсус Олимпиада программасы буенча уеннар һәм эстафеталарда катнаштылар.

Традицион спорт ярышлары Казан бию мәктәпләреннән килгән кунаклар башкаруында матур чыгышлар белән үрелеп барды.

Чарада катнашучыларның барысы да бүләкләр һәм алга таба тернәкләндерү процедураларын узу өчен уңай кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International