18 июль көнне Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиада программалары кысаларында «Алтын ачкыч эзләгәндә» дигән спорт чарасы үткәрелде.
Әкият персонажлары белән бергә балалар спорт биремнәрен үтәделәр, каршылыклар юлын үттеләр, табышмаклар чиштеләр. Һәр катнашучы «Сбербанк» җәмгыятеннән татлы сыйлар һәм «Детские домики» Хәйрия фондыннан бүләкләр алды.
Спорт бәйрәменә кунаклар да килгән иде: башкарма комитетның спорт бүлеге начальнигы Динар Нигъмәтуллин, район социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Волчкова һәм «Сбербанк» ГАҖ вәкиле Елена Чеканина.