«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр спортны сайлыйлар

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Венера Халикова «Наркотиклар урынына – спорт» дигән акция үткәрде.

Әңгәмә барышында балалар зарарлы гадәтләр турында белемнәрен гомумиләштерделәр һәм физик культура һәм спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт хезмәт һәм туклану режимын сакларга кирәклеге турында нәтиҗә ясадылар. Профилактик өлештән соң балалар туп, обруч һәм скакалка белән спорт бәйгеләрендә катнаштылар. Катнашучылар барлык тәкъдим ителгән биремнәрне бик теләп башкардылар һәм уеннардан һәм бер-берсе белән аралашудан бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International