«FIT 5 – яхшы физик форма» дигән Махсус Олимпиада программасын тормышка ашыру кысаларында 23 июнь көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Нептун көне» дигән спорт бәйрәме узды. Анда 30 социаль хезмәт алучы катнашты.
Нептун һәм Русалочка белән бергә балалар табышмакларга җавап бирделәр, су уеннарында һәм диңгез темасына күңелле эстафеталарда катнаштылар, организмда су балансын саклау кирәклеге турында белделәр.
Иҗади остаханәдә балалар бик теләп оригами техникасында диңгез яшәүчеләрен ясадылар. Шулай ук бәйрәмдә катнашучылар дәртле җырлар һәм биюләр башкардылар, су сибештеләр. Чара дискотека белән тәмамланды.
Мондый чаралар, оештыручылар сүзләренчә, баланы физик яктан үстерүгә һәм сәламәтләндерүгә уңай йогынты ясый, ә су белән уеннар организмны чыныктыра.