Һөнәри юнәлеш бирү эшен оештыру кысаларында 21 июнь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр 54 нче янгын саклау бүлегендә булып кайттылар.
Экскурсия барышында балаларга музей экспонатларын күрсәттеләр: рацияләр, кинокамералар, янгын каскалары, борынгы насос, XX гасыр янгын сүндерү формасы, күкрәк билгеләре һәм төрле чордагы фоторәсемнәр. Шулай ук янгын сүндерүчеләр яшь кунакларга заманча янгын сүндерү һәм коткару техникасын күрсәттеләр.
Приютта тәрбияләнүчеләр янгын сүндерү хезмәте эшчәнлеге турында күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр, шулай ук кирәкле һәм мөһим һөнәрләр вәкилләре белән якыннан таныштылар.